Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов Яр Чаллы шәһәрендә гражданнарны кабул итте. Очрашу 24 октябрьдә узды, чаллылылар депутатка торак-коммуналь хуҗалыкка һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның проблемаларына кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.

Кабул итүгә язылган гражданнарның берсе 56/28 йортының йорт комитеты әгъзасы иде. Алар ишегалдын төзекләндерү белән актив шөгыльләнәләр. Шәһәр халкы белән сөйләшү булды, депутат таләпләрен әзерләү буенча карарлар кабул ителде. Бу көнне кергән барлык мөрәҗәгатьләр инде эшкә алынды.

Гражданнарны кабул итү ай саен алып барыла. Кабул итүгә телефон аша язылырга мөмкин: 8-987-278-6426. 

Сишәмбе, 25 октябрь 2022, 09:54