Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Махсус хәрби операция барышында 42 яшьлек Андрей Алексеевич Яранцев һәлак була. Бүген зиратта сугышчы белән хушлашу тантанасы узды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев сугышчының әти-әнисенә һәм якыннарына кайгы уртаклашты: «Ул кыска, әмма бик якты гомер кичерде. Үз теләге белән Ватанга хезмәт итүне сайлады. Андрей Алексеевич илнең төрле почмакларында хәрби хезмәт үткән һәм бөтен җирдә батырлык һәм каһарманлык күрсәткән, моның өчен ул үз Ватанына тугры сугышчы буларак югары хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнгән. Яр Чаллы шәһәре үз героен истә тотачак: аның исеме «Ватан-ана» мемориаль комплексына уеп язылачак".

Андрей Яранцев Яр Чаллыда туган, урта-техник белем алган. «Батырлык өчен», «Сугышчан батырлык өчен» медальләре, Жуков медале, Донецк һәм Луганск Халык Республикасының дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән. Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Дәүфит Хәмәдишин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты исеменнән Андрей Яранцев белән хушлашу тантанасында катнашты. Хәрбинең чын сугышчы булуын билгеләп үтте.

Җеназа мәшәкатьләрен Башкарма комитет үз өстенә алды.

Сишәмбе, 25 октябрь 2022, 13:05