Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында гомер итүче Бөек Ватан сугышында катнашкан Нуриәхмәтов Равил Шаһаип улы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов һәм Комсомол районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин котлаулар җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар. Нуриәхмәтов Равил Шаһаип улы ТАССРның Минзәлә районы Бикбау авылында туган. Җирле мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый, мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда хисапчы булып эшли. 17 яшендә армиягә алына һәм фронтка җибәрелә. Гаубич артиллериясе наводчигы булып хезмәт итә, сугышны өлкән сержант дәрәҗәсендә тәмамлый.

Бөек Ватан сугышында җиңгәннән соң, Кытайны Япон юлбасарларыннан азат итә. 1951 елда сугыш беткәч туган авылына кайта, сәүдә конторасында склад мөдире, аннары Минзәлә районы Башкарма комитетының сәүдә бүлеге мөдире булып эшли. 1952 елда Ләлә Нәҗип кызына өйләнә. 1958 елда ул кызыл диплом белән РСФСР сәүдә министрлыгының совет сәүдәсен планлаштыру профиле буенча Ленинград югары сәүдә курсларын тәмамлый, 1967 елда РСФСР сәүдә министрлыгының сәүдә директорлары профиле буенча югары сәүдә курсларын кызыл дипломга бетерә. 

1971 елда ул Яр Чаллы шәһәренә җибәрелә һәм директор урынбасары, аннары Комсомол шәһәр сәүдә сәнәгате директоры итеп билгеләнә, анда лаеклы ялга чыкканчы эшли. Хатыны белән бергә 2 бала үстергәннәр, 5 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар. Нуриәхмәтов Равил Шаһаип улы «II дәрәҗә Ватан сугышы" ордены, «Почет Билгесе» ордены, «Германияне Җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен», «Кореяны азат иткән өчен» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 25 октябрь 2022, 16:42