Бүген "Энергетик" мәдәният сарае янындагы мәйданнан җыелма пунктларга өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган чаллылыларны җибәрү булды. "Бүген махсус хәрби операция барышында бурычларын үтәргә китүче хәрби хезмәткәрләр - Ватанга ант биргән чын сугышчылар. Илебездән төрле вакытлар булды, ләкин һәрвакытта да чаллылылар, татарстанлылар, Ватан сугышчылары шәхси батырлык каһарманлык күрсәттеләр", – диде Наил Мәһдиев. Бүген Казан танк училищесына юнәлгән чаллылыларның барысы да шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән 20 мең сум күләмендә акча, беренче вакытка кирәкле азык-төлек һәм кирәк-ярак тутырылган рюкзаклар, шулай ук эчләре җылытылган резин итекләр алдылар. Калганнарын хезмәт өчен турыдан-туры җыю пунктларында бирәчәкләр.
Мобилизацияләнгән чаллылыларның гаиләләренә дә ярдәм күрсәтелә. Мәктәпләрдә туклану, балалар бакчаларына һәм түгәрәкләргә йөрү, октябрь башыннан өлешчә мобилизациягә чакырылган гражданнарның балалары өчен түләүсез булды. Шулай ук шәһәр җитәкчелеге хәрби бурычлыларның мөлкәтенә салымнан азат итү һәм мобилизацияләнгән гаиләләргә транспорт хезмәте күрсәтүне тәэмин итү мәсьәләсе өстендә эшли.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 26 октябрь 2022, 09:20