Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда Югары баш командующие, Россия президенты Владимир Путинның өлешчә мобилизацияләү турындагы Указы гамәлгә ашырыла. Бүген Чаллыдан «Энергетик» мәдәният сарае мәйданыннан 9:00 һәм 11:00 сәгатьтә чаллылылар Казан танк училищесына хәрби әзерлек узу өчен киттеләр.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев мобилизацияләнүчеләр белән аралашты, Чаллы ир-атларының сугышчан кәефен бәяләде. Ул шәһәребез хәрби бурычлыларның гаиләләрен социаль яклау өчен күп нәрсә эшләнүе турында сөйләде: балалар бакчалары, түгәрәкләр, мәктәпләрдә туклануы бушлай булуыннан тыш, һәр гаиләнең проблемаларын хәл итүгә кадәр. Хәрби бурычлыларның мөлкәтенә салымнан азат итү һәм мобилизацияләнгән гаиләләргә транспорт хезмәте күрсәтүне тәэмин итү турындагы мәсьәлә каралуда. 

Чәршәмбе, 26 октябрь 2022, 11:22