Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының универсаль педагогик компетенцияләре технопаркы базасында Россия математигы һәм математика икътисадындагы белгеч, математиканы популярлаштыручы, физика-математика фәннәре докторы, МФТИ профессоры, Россия Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты Алексей Савватеев лекциясе булды. Ул Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты каршындагы Кама математика үзәге җитәкчесе дә.
Алексей Савватеев 5-8 сыйныф укучылары өчен «Хәрәкәт геометриясе һәм Наполеон мәсьәләсе» темасына лекорий үткәрде. Лекцияне Чаллы шәһәре мәктәпләреннән, гимназияләреннән һәм лицейларыннан 299 укучы тыңлады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 27 октябрь 2022, 10:40