Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллылылар махсус хәрби операция барышында бурычларын үтәгән хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итүгә актив кушылды. Ярдәмне шәһәр җитәкчелеге генә түгел, битараф булмаган чаллылылар да күрсәтә. Әйтик, "ПрофАкадемия" уку үзәгендә цех оештырылды – хәзер биредә хәрбиләр өчен махсус җылы келәмнәр тегәләр, бәйләнгән оекбашлар кабул итәләр. Территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисе Венера Наумкина йорт буенча өлкән Светлана Михайлова (ул – "ПрофАкадемия" кадрлар әзерләү үзәге директоры) белән әңгәмәдә «Алга» һәм «Тимер» сугышчыларына ярдәм оештырырга карар кылдылар.  Хатын-кызлар поход келәмнәре тегеп, оекбашлар бәйли башладылар. 

Улын махсус хәрби операциягә озаткан әниләрнең берсе махсус келәм ясады. Бу эксклюзив. Без үзебез технологияне эшләдек. Беренче партияне безнең сугышчыларга тапшырдык инде. Егетләр: "Бу келәм йокы капчыгына караганда да уңайлырак дип җавап кайтардылар", – диде 27 комплекс рәисе Венера Наумкина.

Келәм җитештерү өчен махсус материаллар сайланды. Тукыма, җылыткыч материаллар һәм производствода башка кирәк-ярак өчен акчаны битараф булмаган гражданнар җыеп бирә. Бүген Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов белән бергә тырыш хатын-кызлар кул эшләрен күрсәттеләр. Район башлыгы чаллылыларның бу инициативасын хуплады. 

Күрше бинада инициативалы кешеләр камуфляж челтәрләре үрә башлый. Бөтен эшне волонтерлар башкара. Һәркөнне кечкенә офиска 20дән артык кеше килеп тора. Аларның күпчелеге олы яшьтәгеләр. Активистлар көн саен чаллылылар кирәкле материалларны бүләк итәргә яки үз ярдәмен тәкъдим итәргә килә, дип сөйләделәр. Күпләр өйдә, якыннары яки күршеләре белән челтәрләр әзерлиләр, шуннан соң аларны бирегә китерү өчен киләләр.

Пәнҗешәмбе, 27 октябрь 2022, 16:25