Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы мәйданда чираттагы мобилизацияләнүчеләрне озату булды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев мобилизацияләнгән чаллылыларга изге теләкләр белән мөрәҗәгать итте.

"Вакытны сайламыйлар-вакыт үзе безне сайлый. Шулай ук, Ватанны сайламыйлар, ул безнең бердәнбер. Без монда тудык, укыдык, дөньяга килдек, монда балаларыбыз һәм ата-аналарыбыз яши, биредә ата-бабаларыбызның каберләре. Биредә безнең туган җир, без аны бөтен җаныбыз-тәнебез белән яратабыз, ни генә булмасын, аны һәрвакыт яклаячакбыз, – диде шәһәр башлыгы, Чаллы яклаучыларына мөрәҗәгать итеп. - Илебез тарихында төрле вакыйгалар булды, шатлыклысы да, кайгылысы да булды аның. Әмма Бөек Ватан сугышында гомерләрен аямыйча сугышкан аталарыбыз һәм бабаларыбыз, алар безнең арада яшәделәр, эшләделәр, батырлыклары белән яшь буынга үрнәк күрсәттеләр. Әфганстаннан кайткан сугышчылар, Төньяк Кавказда кайнар нокталарны үткән сугышчылар-алар барысы да, чаллылылар, батырлык, каһарманлык үрнәкләрен күрсәттеләр. Бүген безнең егетләребез, Ватанга ант биргән сугышчыларыбыз үзләрен тиешенчә күрсәтәчәгенә шигебез юк".

Наил Мәһдиев, автобуска кереп, мобилизацияләнүче егетләр белән аралашып алды, аларның гаиләләренә шәһәр ярдәм күрсәтә чәен вәгъдә итте. Билгеләп үтәргә кирәк, хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре өчен балалар бакчаларына йөрү, түгәрәкләрдә шөгыльләнү бушлай, шулай ук мәктәпләрдә бушлай туклану оештырылган. Депутатлар корпусы тарафыннан 2021 елда милек салымыннан азат итү мәсьәләсе карала, Башкарма комитетта җәмәгать транспортында аларны бушлай йөртү мөмкинлеге эзләнә.

Җомга, 28 октябрь 2022, 10:24