Тантаналар сараенда шәһәрнең автотранспорт һәм юл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләренә багышланган тантаналы чара оештырылды. Шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев тантанада катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. "Чаллы шәһәре – легендар КамАЗларның туган ягы гына түгел, ә автотранспорт, юл комплексы предприятиеләре дә. Нәкъ менә сез Яр Чаллы шәһәренең заманча йөзен билгелисез. Яр Чаллы юлларның сыйфаты буенча Россия Федерациясенең топ-10 шәһәренә керә. Бу эштә юллар төзүче, төзекләндерүче һәм асфальтлаучы оешмаларның зур казанышы. 8 ел эчендә без бу максатларга төрле программалар буенча 16 млрд сумга якын акча алдык. Бу РФ субъекты өчен зур акчалар. Яр Чаллы шәһәре – эре транспорт компанияләренең башкаласы. Алар бик күп".
Чара барышында юл тармагы ветераннарын һәм белгечләрен мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 28 октябрь 2022, 13:29