Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

29 октябрьдә Г.Тукай яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйдан), Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территорияләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре булып узды. Ярминкә мәйданчыкларында Әгерҗе, Актаныш, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевск, Сарман, Тукай һәм башка муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясе тәкъдим ителде. Ярминкә мәйданчыкларында Татарстан Кулланучылар берлеге предприятиеләре актив катнашты.
Сәүдә мәйданнарына барлыгы 28 млн сумга 840 тонна авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән. Киләсе ярминкәләр 5 ноябрьдә расланган урыннарда узачак.

Шимбә, 29 октябрь 2022, 16:20