Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Октябрь башыннан шәһәр территориясен чистарту һәм яшелләндерү буенча традицион көзге санитар-экологик айлык башланды, аның кысаларында 4 чәршәмбе һәм 5 шимбә өмәсе үткәрелде, - дип хәбәр итте бүген аппарат киңәшмәсе барышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев. "Көзге айлыкны үткәрү барышында түбәндәге эшләр башкарылды: 10 325 га мәйданда территорияләрне яфрак һәм чүп-чардан чистарту; 6 529 куб.метр чүп чыгару; 1,1 мең агач һәм 2 мең куакны санитар кисү; 22 913 агач һәм куак утырту; барлык спорт һәм балалар уен мәйданчыкларын тәртипкә китерү, ял итү, торак фонды территорияләрендә эскәмияләрне яңарту һәм ремонтлау", - диде ул.

"Сүздә генә түгел, ә эше белән дә шәһәребез язмышына битараф булмаган һәркемгә зур рәхмәт. Бары тик без үзебез генә шәһәребездә тәртип саклый алабыз, - диде Наил Мәһдиев. Шулай ук шәһәр мэры ирешелгән нәтиҗәләргә карамастан, ирешелгәннәрдә тукталырга кирәкмәвен билгеләп үтте: - камиллеккә чик юк – һава торышы ноябрь дәвамында агачлар утыртуны дәвам итәргә мөмкинлек бирә".

Шәһәр территориясен чистарту һәм яшелләндерү буенча көзге санитар-экологик айлык барышында идарәче компанияләр йорт яны территорияләрен чистарттылар һәм төзекләндерделәр: газоннарны чүп-чардан, яфраклардан чистарттылар, шулай ук җәмәгать территорияләрен дә игътибарсыз калдырмадылар. Шәһәр территориясен массакүләм җыештыруда территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисләре дә катнашты. Өмәләр вакытында учреждениеләр һәм оешмалар белән тыгыз элемтәдә көн дәвамында чүп-чарны полигоннарга һәм үсемлек калдыклары карьерларына чыгару оештырылды.

Шулай ук бу чараларга шәһәр халкы да кушылды. Шәхси секторда яшәүчеләр үз территорияләрен төзекләндерү белән шөгыльләнделәр, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр идарәче компанияләр хезмәткәрләренә җыештырырга булыштылар.
Дүшәмбе, 31 октябрь 2022, 11:20