Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Безнең ишегалды» программасы буенча быел 119 ишегалды төзекләндерелгән. Проект буенча эшләр киләсе елда дәвам итәчәк, төзекләндерү схемалары әзерләнгән, халык белән очрашулар уздырылган. Автокала мэры Наил Мәһдиев хәзерге вакытта халык белән проект буенча фикер алышулар үткәрелүен билгеләп үтте. "Хәзер нәкъ менә шул вакыт, һәр проектны тыныч кына бюджет кысаларында төрле вариантлар да карарга, бергәләп фикер алышырга була. Уиләсе елга җылы чор җитү белән бу эшләрне башларга кирәк. Фикер алышу өлешендә тукталырга ярамый, - дип билгеләп үтте ул. - Без бу проектны тормышка ашырырга тиеш. - Тыныч кына фикер алышырга, тәкъдимнәрне тыңларга, барлык документларны тиешенчә рәсмиләштерергә, халык фикерен игътибарга алырга кирәк", - дип билгеләп үтте ул.

Шулай ук шәһәр Мэры халыкка хәбәр итүнең яңа ысулларын да кулланырга кирәклеген билгеләп үтте.
Дүшәмбе, 31 октябрь 2022, 12:11