Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераннары Сәкинә Нурмөхәммәт кызы Минһаҗетдинова һәм Клавдия Никоноровна Лукинаның 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтәләр. РФ президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутаты Альберт Петров һәм шәхсән үз исеменнән юбилярларга котлаулар һәм бүләкләрне Комсомол районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин тапшырды. Сәкинә Нурмөхәммәт кызы ТАССРның Тукай районы Кызыл Юл авылында туа. Урта мәктәпнең җиде классын тәмамлый. Сугыш елларында ветеринар, аннан соң хисапчы булып эшли. 1951 елда Бөек Ватан сугышында катнашкан Акмал Минһаҗетдин улы Минһаҗетдиновка кияүгә чыга. Лаеклы ялга киткәнче Сәкинә Нурмөхәммәт кызы Биклән авыл советы секретаре булып эшли. 2014 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Тормыш иптәше белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр, 4 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар. Сәкинә Нурмөхәммәт кызы - тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.

Клавдия Никоноровна Лукина ТАССРның Менделеевск районы Ижевка авылында туа. Урта мәктәпнең 7 классын тәмамлый. Сугыш елларында пешекче булып эшли. Сугыштан соң сөт комбинатында пешекче булып эшли. 1946 елда ул Украина Республикасының Сталино шәһәренә күченә, шахтада эшли. 1949 елда туган авылына кайта, анда 1963 елга кадәр авыл хастаханәсендә пешекче булып эшли. 1963 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы «Каенкай» балалар бакчасында пешекче булып эшли.

Тормыш иптәше белән 2 ул үстергән, 5 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар. Клавдия Никоноровна - тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 31 октябрь 2022, 15:20