Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

28 октябрьдә «Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге каршында оештырылган җиңел сәнәгать комитетының беренче утырышы булды. Трансляция туры эфирда алып барылды, аңа Чаллы тегүчеләре белән бергә Түбән Кама шәһәренең компанияләре дә кушылды.

Яңа комитет әгъзалары эштә актив катнашырга әзер булуларын белдерделәр. Утырышта катнашучылар бертавыштан җиңел сәнәгать комитеты рәисе итеп «PrintShop» компаниясе җитәкчесе Евгений Ивлев сайлады, рәис урынбасары итеп «Мама в деле» проекты җитәкчесе Аделя Бычкова билгеләнде.
Әгәр сезне шәһәр ССП каршындагы җиңел сәнәгать комитеты составына керү мөмкинлеге кызыксындырса, телефоннан мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз +7 917 934-43-90 – Аделя.
Дүшәмбе, 31 октябрь 2022, 15:35