Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы үзендә футбол фестивален кабул итә, анда бөтен Россиядән 600гә якын спортчы катнаша. Шәһәрнең иҗат сараенда «Бердәмлек Кубогы» балалар-яшүсмерләр футбол фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистлардан тыш анда яшь футболчылар да катнашты. «Быел шундый зур вакыйганың Яр Чаллы шәһәрендә узуына без бик шат. Бөтен илдән 38 команда кабул итү – безнең өчен зур дәрәҗә», – диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов. Фестивальдә 2009-2014 елгы спортчылар көч сынаша. Яр Чаллыга чарада катнашу өчен Пермь крае, Уфа, Мәскәү өлкәсе, Луганск һәм Донецк Халык республикалары, Севастополь, Цхинвал, Абхазия Казан командалары килде.

Фестиваль кысаларында 5 көн дәвамында 95 матч уздыру планлаштырылган. Алар «КАМАЗ» һәм «Төзүче» стадионнарында, шулай ук «Җиңү» футбол манежында узачак. Катнашучылар өчен мәдәни-белем бирү компаниясе әзерләнгән, фестивальне уздыру вакытында чит шәһәрләрдән килгән командаларны волонтер-студентлар озатып йөриячәк.


Сишәмбе, 1 ноябрь 2022, 08:36