Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Безнең республика җыелма командасы 28-31 октябрьдә Мәскәү шәһәрендә узган «Абилимпикс» мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча милли чемпионаттан кайтты. Җиңү китерде: - Карина Гайфуллина-1 урын, «Мәктәп укучысы» категориясендә чемпионат җиңүчесе. Каринаның әнисе-Марина Гайфуллина 34 нче "Алтын балык" балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. - Диләрә Хөснуллина-2 урын "Белгеч" категориясендә 47 нче «Айгөл» балалар бакчасы.

Ногманова Алия – «Мәктәп укучысы» категориясендә 3 урын. Алиянең әнисе-Илсөяр Ногманова 117 нче «Учык» балалар бакчасында өлкән тәрбияче булып эшли. - Әдилә Хафизова - «Студент» категориясендә 3 урын. Шулай ук конкурста 103-нче "Тургай" балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Алсу Рәхимуллина да катнашты. Ул экспертлар тарафыннан перспективалы мәктәпкәчә белем бирү белгече буларак билгеләп үтелде. Тренировкалар һәм катнашучыларны әзерләү Чаллы педагогия көллияте базасында мәктәпкәчә белем бирү бүлеге мөдире Людмила Гыйльманова җитәкчелегендә узды.

Сишәмбе, 1 ноябрь 2022, 10:07