Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Сәнгать төне" Бөтенроссия акциясе кысаларында Г. М. Хәкимова исемендәге Яр Чаллы картиналар галереясе шәһәрдәшләрне һәм Чаллы кунакларын 4 ноябрьдә 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы халык рәссамы Мәдияр Хаҗиевның «Чын күңелдән», "1970-1980 елларда Яр Чаллы шәһәр мохитенең дизайны"; Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студентларының "График экспромты", Халыклар Дуслыгы (Россия халыкларының декоратив – гамәли сәнгате) бушлай күргәзмәләрен карарга чакыра.

Шәһәр үзәк китапханәсе традиция буенча 3 ноябрьдә 16:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр «Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясе кысаларында шәһәр халкын һәм аның кунакларын бәйрәм программасы белән сөендерәчәк. "Сәнгать төне" акциясендә катнашучылар китапханәдә сәнгатьнең төрле төрләре белән таныша алачак. Программада: «Дизайнерлар берлеге» Халыкара Ассоциациясе әгъзасы, Кама сәнгать һәм дизайн институтының дизайн кафедрасы мөдире Юлия Абызованың шәхси күргәзмәсен ачу; "Мудрена-Матрена" арт-квизы; танылган Чаллы шагыйрьләре һәм музыкантлары белән очрашулар; төрле мастер-класслар, танып белү викториналары һәм башкалар. Шулай ук Виктория Ляховецкая арт-коллекцияләреннән "Такие разные совы" уникаль тематик күргәзмәсе эшләячәк.

Экология һәм табигатьне саклау музее «Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясенә кушыла. Шәһәр халкы һәм аның кунаклары 3 ноябрьдә 15:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр бушлай Экология һәм табигатьне саклау музеена чакырыла. Программада: мастер-класслар, экскурсияләр, күргәзмәләр һәм тематик хәйрия чаралары.


Пәнҗешәмбе, 3 ноябрь 2022, 10:15