Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Заман» яшьләр үзәгендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган викторина белән тематик чара узды. 40нчы мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары викторинада 1610-1613 елларда Польша-Литва интервенциясенә каршы көрәштә Рус халкының батырлыгы тарихы белән таныштылар. Чара тарихи фактлар, фото һәм видео презентация, декабрист К.Рылеевның «Патша өчен тормыш» поэмасыннан экспрессив уку белән үрелеп барды, катнашучылар үз командалары өчен өстәмә баллар җыйдылар. Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү һәм Казан Мәрьям Ана иконасын бәйрәм итү тарихы мәсьәләләре буенча бик яхшы белемнәрне 10 Б сыйныф укучысы Павел Матвиенко һәм 8 Б сыйныф укучысы Дарья Вострецова күрсәттеләр.

Катнашучыларның чыгышларын «Заман» яшьләр үзәгенең структур бүлекчәсе мөдире Надежда Астафьева, 40 нчы мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Виктория Григорьева һәм «Заман» яшьләр үзәге яшьләр белән эшләү буенча белгеч Лилия Хисамова бәяләде.
Пәнҗешәмбе, 3 ноябрь 2022, 11:34