«Нур» яшьләр үзәге яңа проект – "Кино-мохит" проектын башлап җибәрә. Беренче тапкыр кино 9 ноябрьдә 18:00 сәгатьтә уза. «Жестокий романс» (12+) драмасы күрсәтеләчәк. Драма А.Н.Островскийның «Бесприданница» пьесасы мотивы буенча төшерелгән. Сюжет үзәгендә-чын мәхәббәт табарга омтылган һәм кешеләрдә салкын исәп-хисап һәм синицизм гына очратучы яшь кызның фаҗигале язмышы. Кинолентаның озынлыгы: 137 минут. Фильмны карау өчен АИС аша теркәлергә кирәк: https://myrosmol.ru/event/110780.
Проект «Нур» яшьләр үзәге тарафыннан «Мосфильм» киноконцерны ярдәмендә тормышка ашырыла.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 3 ноябрь 2022, 15:53