Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыда махсус хәрби операция барышында һәлак булган батыр сугышчы Андрей Викторович Новичковны соңгы юлга озаттылар. Матәм тантанасында Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, сугышчыларның туганнары һәм якыннары, Башкарма комитет хезмәткәрләре катнашты.

"Бүген безнең шәһәр күпмилләтле халкыбызның лаеклы улы, чын сугышчы, герой белән хушлаша. Шәһәрдәшебез тормышта илебезгә, Ватаныбызга хезмәт итәргә дигән карар кылды. Ул хәрби антына тугры була, шәхси батырлык, рух ныклыгы һәм каһарманлык күрсәтә. Аның исеме халкыбызның, Чаллы халкының рәхмәт хатирәсендә булачак һәм шәһәребездә Мәңгелек ут янында язылачак", – дип белдерде Андрей Викторовичның туганнары һәм якыннары кайгысын уртаклашып Наил Мәһдиев.

Андрей Викторович Чаллыда туган, чакырылыш буенча хәрби хезмәт үткән. Жуков медале белән бүләкләнә. Кылган батырлыгы өчен Батырлык орденына тәкъдим ителә (үлгәннән соң). Барлык җеназа оештыру чыгымнарын Башкарма комитет үз өстенә алды. Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Шимбә, 5 ноябрь 2022, 14:03