Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, Яңа ел Чаллыда штат режимында узачак. Автокалада әзерлек эшләре башланган инде - Азатлык мәйданында төп чыршыны урнаштыру буенча әзерлек бара, шәһәр проспектларында гирляндлар монтажлау эшләре башкарыла. "Әйе, без хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтәбез, әмма балалар өчен билгеләнгән бар нәрсә дә булачак, моның өчен акча бар, – дип шәрехләде шәһәр башлыгы Яңа ел чараларын үткәрүгә ишарәләп. – Беренче чиратта балалар өчен яңа ел, безнең бурыч – ил өчен нинди генә авыр вакыт булса да, балаларга игътибар бирү. Бәйрәм чаралары мәктәпләрдә, балалар бакчаларында узачак, традицион «Мэр чыршылары» оештырылачак.

Шулай ук мэр Башкарма комитетта традицион рәвештә бернинди корпоратив чаралар үткәрелмәячәген билгеләп үтте.

Дүшәмбе, 7 ноябрь 2022, 09:45