Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев аппарат киңәшмәсе барышында хәбәр иткәнчә, Чаллыга 7 объект буенча финанс чаралары бүлеп бирелгән, шул исәптән Мәскәү проспекты төзелешенә дә. Мәскәү проспекты төзелеше берничә этапта узачак, РФ бюджетыннан бу максатларга 400 млн сумга якын акча каралган. "Яр Чаллы шәһәрендә яшәүчеләрнең ярты гасырлык хыялы тормышка аша һәм безнең дә моңа катнашыбыз бар, - дип шәрехләде төзелеш башлануын шәһәр башлыгы. - Безгә федераль хакимият органнары җитәкчеләре ярдәм итте, сез нәтиҗәне күрәсез. Күпер төзибез, соңыннан – юл, Орловка территориясендә яшәүчеләр өчен транспорт үтемлелеген тәэмин итәрбез".

Чаллыда Мәләкәс елгасы аша күпер астында авария участогын бетерү өчен борылыш төзеләчәк.

Дүшәмбе, 7 ноябрь 2022, 11:33