Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм учреждениеләре яшьләре арасында мини-футбол буенча турнир тәмамланды. Ул яшьләр арасында тискәре күренешләрне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан эшләүче яшьләр Спартакиадасы кысаларында оештырылды. Өч атна дәвамында 16 предприятие командасы уен матчларында катнаштылар һәм турнир кубогы өчен көрәштеләр. Эшләүче яшьләр арасында мини-футбол буенча турнирның финал уеннары 5 һәм 6 ноябрьдә «Җиңү» футбол манежында узды. Турнир нәтиҗәләре буенча «Челныводоканал» ҖЧҖ командасы чемпион булды, Чаллы ТЭЦы-икенче урында, «КАМАЗ» ААҖ Фәнни-техник үзәге командасы өченче урыннар яулады. Эшләүче яшьләр арасында мини-футбол буенча Турнир Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән 10нчы күпер проекты кысаларында үткәрелде.
Сишәмбе, 8 ноябрь 2022, 10:01