«Эврика» шәһәр мәдәни үзәге президентның Мәдәни инициативалар фонды грантларына конкурсында җиңде. "Дуслар даирәсендә" проекты Яр Чаллы территориясендә яшәүче Донецк Халык Республикасы халыкларының декоратив-гамәли сәнгате буенча мастер-класслар циклыннан гыйбарәт.
Проектны гамәлгә ашыру кысаларында 6 чара концерт программасы белән уздырылачак, анда мәҗбүри күченүчеләр безнең төбәктә яшәүче халыкларның милли мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышачак. Поект кысаларында «Эврика» шәһәр мәдәни үзәге базасында булган декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе экспозициясе оештырылачак. Проектны тормышка ашыру нәтиҗәсе-киләсе елның апрелендә узачак Донецк Халык Республикасы качаклары катнашында Идел буе халыкларының «Осталар шәһәре» декоратив-гамәли сәнгате икенче шәһәр фестивале.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 8 ноябрь 2022, 14:06