Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Нәкыя Миңнехамәт кызы Камалова юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Ветеранны Үзәк районы администрациясе, «Жилэнергосервис» ИК вәкилләре һәм микрорайонның территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисе котлады. Минзәлә районының Шикәрле Каен авылында туган Нәкыя Миңнехамат кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бөек Ватан сугышы елларында ул туган авылы колхозында эшли. 1946 елда кияүгә чыга һәм Тукай районының Мерәс авылына күчеп килә, анда лаеклы ялга чыкканчы колхозда сыер савучы булып эшли. 1987 елда Яр Чаллыга килеп төпләнә.

Нәкыя Миңнехамәт кызы 6 бала үстергән, 13 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар.«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 8 ноябрь 2022, 14:15