Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәре волейбол федерациясе 2022 елда гражданлык җәмгыяте үсешенә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында җиңүче булды. Откан грант ярдәмендә «ярышлар сериясе «Кар өстендә Волейбол» проекты тормышка ашырылачак. Проект кысаларында 2023 елның кышында проектның максатчан төркемнәре өчен карда волейбол турниры уздырылачак. Грантның гомуми суммасы 450 мең сумнан артып китә.

Конкурс кысаларында "Синең волейбол" профилактик чаралар комплексы" проекты тормышка ашырылачак. Аңа Яр Чаллы студентлары арасында волейбол буенча ярышлар оештыру һәм уздыру, студентлар өчен профилактик чаралар сериясе керәчәк: сәламәт яшәү рәвеше темасына халык арасында наркоманияне профилактикалау буенча календарьлар һәм брошюралар өләшеп очрашулар узачак, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше темасына видеоролик әзерләнәчәк.

"Пляж волейболы белән шөгыльләнүче чаллылылар өчен карда волейбол буенча турнир оештырылачак. Әлеге спорт төренең популярлыгы арта бара. Карда волейбол уйнау кагыйдәләре, тулаем алганда, пляж волейболы кагыйдәләренә охшаш", – дип белдерде шәһәрнең Волейбол федерациясе рәисе Игорь Чернышов.

Сишәмбе, 8 ноябрь 2022, 14:37