Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Тантаналар сараенда Яр Чаллы шәһәре икътисадчылары һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлаулар кабул иттеләр. «Соңгы елларда безнең ил икътисадына җитди басым ясалды. Дөнья икътисадында барган барлык катлаулы һәм уңайсыз процесслар безнең ярты миллионлы автокала икътисадында билгеле бер ысул белән чагыла. Барлык кыенлыкларга карамастан, Чаллы шәһәре икътисады, безнең сәнәгать предприятиеләре һәм оешмалары, учреждениеләре тотрыклы эшли», – дип котлады Наил Мәһдиев.

Шулай ук шәһәр мэры "КАМАЗ"ның Чаллы икътисадын үстерүдәге мөһим ролен билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, икътисадчылар – шәһәр иминлегенең нигезе. Шулай ук чара кунаклары алдында Чаллы артистлары да чыгыш ясады.Чараның тантаналы өлешеннән соң Наил Мәһдиев үз эшенең профессионалларына бүләкләр тапшырды.

Чәршәмбе, 9 ноябрь 2022, 11:03