Комсомол районында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Сәрия Салихҗан кызы Гыйниятуллина һәм Гөлсинә Шәйми кызы Солтанова 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр. Юбилярларга Комсомол районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Эльвира Вәлиева Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов исеменнән котлаулар җиткерде һәм бүләкләр тапшырды. Сәрия Салихҗан кызы Гыйниятуллина ТАССРның Мөслим районы Тегермәнлек авылында туа. Урта мәктәпнең 5 нче сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында агач кисү белән шөгыльләнә. 1955 елда Бөек Ватан сугышында катнашкан Әхмәтбиҗан Гыйниятулла улы Гыйниятуллинга кияүгә чыга һәм ире янына Минзәлә районы Исәнгол авылына күченә. Лаеклы ялга чыкканчы, Сәрия Салихҗан кызы Минзәлә районының Мичурин исемендәге колхозда эшли. 2011 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә.
Тормыш иптәше белән 6 бала үстергән, 13 оныгы һәм 14 оныкчыгы бар. Сәрия Салихҗан кызы - тыл хезмәтчәне, "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 9 ноябрь 2022, 17:11