Мы в социальных сетях

«Нур» яшьләр үзәгендә «Россия чынбарлыкта» интеллектуаль турнирының финал уены узды. Чараның темасы итеп «Бөек тарих: кешеләр, вакыйгалар, кораллар, ачышлар» сайланды. Анда 6, 7, 13, 15, 27, 28, 31, 38, 39, 50, 53 нче мәктәп укучылары, шулай ук Кайманов исемендәге 47нче мәктәп һәм 76 нчы гимназиядә белем алучылар катнашты.

Нәтиҗәдә, 2нче гимназия укучылары интеллектуаль чарада җиңү яулады. Икенче урынны 12нче мәктәп укучылары, өченче урынны 44нче мәктәп командасы алды.

Пәнҗешәмбе, 10 ноябрь 2022, 15:46