Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен хөрмәтлиләр. Чара Эчке эшләр идарәсе бинасында узды. "Чаллы аягында нык басып тора, үсеш ала, шәһәребез өчен бик мөһим һәм кирәкле проектларны тормышка ашыра. Һичшиксез, безнең шәһәр берләшмәсендә бу тотрыклылык – сезнең хезмәт нәтиҗәсе", – дип билгеләп үтте үзенең котлавында Наил Мәһдиев.

Шулай ук шәһәр мэры хокук тәртибе өлкәсе ветераннарының хезмәтен билгеләп үтте: "Чаллы гарнизонының нәтиҗәле һәм намуслы эшләү нигезендә безнең ветераннар тора, алар бүген барлык оператив-хезмәт эшчәнлегенә бәйле куәтле көч булдырдылар. Иң яхшы традицияләр бүген Эчке эшләр хезмәткәрләренең хәзерге буыны дәвам итә", – дип билгеләде шәһәр мэры.

Котлауларга Чаллы шәһәре прокуроры вазыйфаларын башкаручы Айдар Галиев, «КАМАЗ» ААҖ генераль директорының куркынычсызлык буенча урынбасары Сирень Галиәкбәров, Россия Федерациясе Федераль куркынычсызлык хезмәте Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Чаллы шәһәрендәге идарәсе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Антон Аюпин, Чаллы шәһәр суды рәисе Марс Сәмитов һәм Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе Евгений Викентьев кушылды.

Тантаналы өлештән соң полициянең күренекле хезмәткәрләрен ЭЭМның Мактау грамоталары һәм күкрәк билгеләре белән бүләкләделәр. Иң яхшыларга Яр Чаллы шәһәре мэрының һәм Башкарма комитет җитәкчесенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләнүчеләрнең гомуми саны – 55.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чара башланганчы җитәкчеләр хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре мемориалына чәчәкләр куйдылар. Аларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Пәнҗешәмбе, 10 ноябрь 2022, 11:53