Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда 15 ноябрьдә «Автокаланың яшь эшмәкәре 2022» конкурсының 2 этабы узачак. Әлеге конкурс Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруга грант откан «10 нчы күпер» проектына керде. Конкурс «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм индивидуаль инициативага ярдәм» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә. Төп максат – яшьләр арасында нәтиҗәле тормыш стратегиясе буларак эшмәкәрлекне популярлаштыру. Конкурста 18-35 яшьләрдәге эшмәкәрлек эшчәнлеген алып барырга ниятләүче яки бизнесменнар булган чаллылылар катнаша. Катнашу хокукының үзмәшгульләр категориясе дә бар. Быел конкурсның оештыру комитетына 31 кеше гариза биргән, финалга 12 яшь эшмәкәр узган.
"Автокаланың яшь эшмәкәре" конкурсы Яр Чаллыда инде унберенче ел үткәрелә. Бу вакыт эчендә 150дән артык яшь эшмәкәр үзләрен күрсәтә һәм мөмкинлекләрен ача алды. Быел конкурс берничә этапта узды. Беренче этап августтан сентябрьгә кадәр барды. Оештыру комитеты катнашучыларның гаризаларын кабул итте, аларны карады һәм кемнең киләсе этапка узачагын билгеләде. 15 ноябрьдә катнашучылар жюри әгъзаларына үз бизнес проектларын тәкъдир итәчәкләр. Җиңүчеләр үз проектлары турында «Россиянең яшь эшмәкәрләр 2023» конкурсының региональ этабында сөйләү мөмкинлегенә ия булачак.

Җомга, 11 ноябрь 2022, 11:09