Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Синең волейбол «Профилактик чаралар комплексы» проекты кысаларында студентлар арасында волейбол буенча ярышлар старт ала. Яр Чаллы шәһәре волейбол федерациясе коммерцияле булмаган оешмаларга балалар һәм яшьләр өчен социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан грантлар конкурсында «Татарстан Республикасы халкы арасында наркоманияне профилактикалау» номинациясендә җиңү яулаган иде.

Конкурс кысаларында Чаллыда «Синең волейбол «Профилактик чаралар комплексы» проекты тормышка ашырылачак. Аңа Яр Чаллы шәһәре студентлары арасында волейбол буенча ярышлар оештыру һәм уздыру, студентлар өчен профилактик чаралар сериясе керәчәк: сәламәт яшәү рәвеше темасына студентлар белән халык арасында наркоманияне профилактикалау буенча календарьлар һәм брошюралар өләшеп очрашулар узачак, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше темасына видеоролик әзерләнәчәк.

Уен кырына беренчеләрдән булып югары белем бирү мәгариф оешмалары студентлары чыгачак, уеннар КФУның Яр Чаллы институты базасында 14, 16 һәм 17 ноябрь көннәрендә 16:00 сәгатьтә узачак. Чаллы дәүләт педагогия университеты, В. Г. Тимирязев ис. Казан инновацион университетының Чаллы филиалы һәм Казан милли тикшеренү техник университетының Чаллы филиалы командалары. Ярышлар егетләр арасында да, кызлар арасында да ике төркемгә бүленеп үтәчәк. 21 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр һөнәри белем бирү мәгариф оешмалары студентлары арасында ярышлар узачак.

Финал ярышлары декабрь уртасында 11нче олимпия резервы спорт мәктәбе базасында оештырылачак. Җиңүчеләргә дипломнар, кубоклар, бренд медальләре һәм спорт кибетенә сертификатлар тапшырыла чак.

Җомга, 11 ноябрь 2022, 13:08