Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

42 нче психологик-педагогика сыйныфының дүрт укучысы «Орленок» Бөтенроссия балалар үзәгендә булдылар, анда бөтенроссия яшүсмерләр педагогик форумы узды. Анда Россиянең 81 төбәгеннән 300 укучы катнашты. Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының универсаль педагогик компетенцияләре технопаркында Яр Чаллы шәһәре мәктәпләренең психологик-педагогик сыйныфларында шөгыльләнүчеләр өчен матбугат конференциясе узды. Видеоконференцэлемтә режимында үткән чарада Зәй һәм Түбән Кама профильле сыйныф укучылары да катнашты.

Форумның яшь делегатларын һәм укучыларны Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова сәламләде. Ул яшүсмерләрне Бөтендөнья Фән көне белән котлады һәм психологик-педагогик сыйныф укучыларын югары уку йорты коллективының бер өлеше булуын ассызыклады. Алар Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында узучы олимпиадаларда, конкурсларда, конференцияләрдә актив катнашалар. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, укучыларның «Орленок» мәдәният үзәгендә булулары университет җитәкчелеге инициативасы белән тормышка ашырылды. Узган ел 56нчы мәктәпнең педкласста шөгыльләнүче ике укучысына да анда бару бәхете елмайды. «Орленк»та балаларны 42нче мәктәп директоры урынбасары Ольга Фатеева озатып йөрде.

Үз чыгышында ул тыңлаучыларның игътибарын форум максатларына һәм бурычларына юнәлтте. Форумда катнашучыларны 12 командага бүлделәр, аларның һәрберсе педагогикага нигез салучыларның берсе яки тормышы педагогика яисә тәрбия эшчәнлеге белән бәйле галимнәрнең берсе хөрмәтенә исем алды. Командалар составында балалар дискуссияләрдә, мастер-классларда, проект эшендә, дәресләр әзерләүдә һәм үткәрүдә катнаштылар. Тәҗрибәле педагоглар җитәкчелегендә булачак укытучылар «Россия халыкларының мәдәни килеп чыгышы» фестивален үткәрделәр.

Җомга, 11 ноябрь 2022, 16:09