Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең сәнгать уку йортлары җитәкчеләре, укытучылары һәм концертмейстерлары арасында һөнәри осталык буенча шәһәр конкурсы башланды. Конкурс өстәмә һөнәри белем бирү өлкәсендә эшләүчеләргә ярдәм итү һәм тәҗрибә, заманча эшләнмәләр белән уртаклашу максатыннан үткәрелә. Катнашучылар "иң яхшы концертмейстер", "иң яхшы укытучы" һәм "иң яхшы җитәкче" номинацияләрендә көч сынаша. Быел конкурс 14 нче тапкыр үткәрелә.
Музыка сәнгате, хореография һәм рәсем сәнгате өлкәсендәге экспертлар, атказанган сәнгать эшлеклеләре, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләренең сәнгать уку йортлары директорлары һәм бүлекләре мөдирләре, барлыгы 21 кеше арасыннан иң-иңнәре сайлап алыначак. Конкурсның беренче көнендә эксперт жюрига Елена Тюрина, Наталья Урукова һәм Әлфия Мәүлетова үз осталыкларын күрсәттеләр.Шулай ук жюри алдында "Балалар хореография мәктәбе" халык сәхнә биюе укытучысы Валерия Зельман һәм "1нче балалар музыка мәктәбе" ритмика сыйныфы укытучысы Альбина Карамова чыгыш ясады. Барлык катнашучылар да конкурска җаваплы карадылар, яхшы әзерләнделәр, ә экспертлар катнашучыларның югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыгын бәяләделәр.
Тагын 4 көн сынау бар. Конкурсның төп интригасы - номинацияләрдә лауреат исемен кем алачагын билгеләү. Бу бүләкләү тантанасында гына билгеле булачак, ул 13 декабрьдә Орган залында узачак.

Җомга, 11 ноябрь 2022, 16:22