Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген «Хайер Корпорациясе» урамындагы төзекләндерелгән автомобиль юлы участогында чаллылылар 500 агач (180 миләш һәм 220 тирәк) утырттылар. Шәһәрне яшелләндерү чарасына Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илья Зуев, Башкарма комитет идарәләре һәм бүлекләре башлыклары, Автозавод районы администрациясе хезмәткәрләре, Поташов исемендәге техник көллият студентлары һәм Горзеленхоз хезмәткәрләре катнашты.

Шулай ук бүген Таң урамында Горзеленхоз тарафыннан 50 чыршы, Суар бистәсендә яшәүчеләр тарафыннан шулай ук 50 тирәк утыртылды. 12 ноябрьдә барлыгы 612 агач утырттылар.

Шимбә, 12 ноябрь 2022, 11:13