Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Аппарат киңәшмәсе барышында Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев хәзерге вакытта Казанда хәрби әзерлек узучы, чаллылылар, татарстанлылар белән узган очрашу нәтиҗәләре турында сөйләде. Кичә шәһәр башлыгы «Казан Экспо»да булды. Биредә Чаллы иҗат коллективлары көче белән концерт программасы оештырылды. Аннан соң Наил Мәһдиев танк училищесына юнәлде. Биредә Чаллыдан 500дән артык кешене махсус хәрби операция зонасына озатылачак, шуның алдыннан хәрби әзерлек уза алар. Шәһәр башлыгы егетләргә беренче вакытта кирәкле әйберләр тапшырды: чаллылылар мобилизация башында алып бетермәгән экипировканы, шулай ук азык-төлек продуктларын алды.

"Казан Экспо" полигонына автобуслар оештыру дәвам итәчәк. Моннан тыш, Чаллы шефлык һәм гуманитар ярдәмне: махсус хәрби операция зонасына һәм резервчылар әзерләү урыннарына да җибәрәчәк. Тиздән чираттагы азык-төлек партиясе китәчәк.

Дүшәмбе, 14 ноябрь 2022, 08:22