Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев йөкләмәсе буенча Башкарма комитет һәм Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы табигать саклау чараларын үтәүне тәэмин итү буенча хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Бу килешүләр кысаларында җәй дәвамында бюджет акчалары хисабына яшел үсентеләрне санитар-экологик тикшерү үткәрелде. Аның максаты-корткычлар чыганакларын, авыруларның барлыкка килү урыннарын, агачлар зәгыйфьләнүнең һәм коруның төп сәбәпләрен ачыклау, шулай ук яшел үсентеләрне саклауга юнәлтелгән чараларны билгеләү. Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев тикшерүнең башлангыч нәтиҗәләрен белү өчен галимнәр белән очрашты. Тикшерү шәһәрнең бөтен территориясендә – Яр буе паркында, Җиңү паркында, Гренадада, шәһәрнең өч районында үткәрелде. Тикшеренүләрнең берсе С.М. Киров исемендәге Санкт-Петербург дәүләт урман-техник университеты тарафыннан оештырылды. Бүген алар журналистлар белән очрашып, Чаллының яшел массивы торышына югары бәя бирделәр.

Биология фәннәре докторы, профессор Андрей Селиховкин билгеләп үткәнчә, тикшеренүләрдән күренгәнчә Яр Чаллыда үсемлекләрнең 90 төре утыртылган һәм бу шәһәр өчен шактый күптөрле ассортимент. Яшелләндерү планлы рәвештә бара: яңа объектлар төзегәндә яшел үсентеләр утырту өчен урын салына, төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча агачларны ничек дәвалау, утыртылганнарны ничек саклап калу һәм парк зонасын ничек янгыннан саклап калу буенча киңәшләр биреләчәк. Мондый ысулларның берсе-Яр буе паркында минеральләштерелгән полосалар булдыру. Харис Мусин галимнәрнең игътибарын шәһәрдә рекреацион зона озак яшәсен өчен табигый тирәлекнең мәнфәгатьләрен дә исәпкә алырга кирәклегенә юнәлтте. Шулай итеп, ул күл артындагы территорияне кагылмыйча калдырырга киңәш итте. Галимнәрнең барлык тикшеренүләре шәһәрнең яшел мәйданнарын саклап калу өчен эшкә кабул ителәчәк.
Дүшәмбе, 14 ноябрь 2022, 16:31