Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Кәримуллина Тәскирә Гыйльфан кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов һәм шәхсән үз исеменнән бүләкләрне Комсомол районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Эльвира Вәлиева тапшырды. Кәримуллина Тәскирә Гыйльфан кызы ТАССРның Нурлат районы Кече Ачасыр авылында туа. Урта мәктәпнең 5 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшләрдә эшли. Сугыштан соң Яшел Үзән шәһәренә күчеп килә, анда хәрби заводта станокчы булып эшли. 1955 елда Кәримуллин Солтангәрәй Кәримулла улына кияүгә чыга.

1966 елда гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Тәскирә Гыйльфан кызы Камгэсэнергострой предприятиесенең 2нче СМУда рәссам булып эшли. Ире белән бергә 3 бала үстергәннәр, 2 оныгы һәм 1 оныкчыгы бар. Кәримуллина Тәскирә Гыйльфан кызы-тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 14 ноябрь 2022, 16:24