16 һәм 18 ноябрьдә «Нур» һәм «Шатлык» яшьләр үзәкләрендә 4 юнәлеш буенча сайлап алу турлары уздырылачак: "Музыка", "Хореография", "Театр", "Оригиналь жанр".
Заявка кампаниясе кысаларында оештыру комитетына «Музыка» юнәлешендә – 70, «Хореография» һәм «Журналистика/Блогинг» юнәлешендә 29 гариза, «Театр» – 10 һәм «Оригиналь жанр» юнәлешендә 5 гариза кергән.
«Беренче курс студенты көне» фестиваленең сайлап алу турлары бүген – 16 ноябрьдә башлана. "Музыка" юнәлеше буенча сайлап алулар «Нур» яшьләр үзәгендә узачак. Вакыты 13:00 сәгатьтә. «Хореография» (10:00), «Театр» һәм «Оригиналь жанр» (14:00) юнәлешләре буенча 18 ноябрьдә «Шатлык» яшьләр үзәгендә үтәчәк. Фестивальнең Гала-концерты 2022 елның 30 ноябрендә «Энергетик» мәдәният сараенда узачак.
Фтвальнең Гала-концерты 2022 елның 30 ноябрендә «Энергетик»мәдәният сараенда узаак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 16 ноябрь 2022, 10:41