Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең югары һәм һөнәри белем бирү оешмалары арасында иң яхшы хәрби-патриотик эш оештыруга смотр-конкурс «Нур» яшьләр үзәге тарафыннан үткәрелде. Читтән торып һәм турыдан-туры турлар кысаларында катнашучылар конкурс комиссиясе судына үзләренең хәрби-патриотик юнәлештәге эшләрен раслаучы материаллар бирделәр. Конкурста барлыгы 9 учреждение катнашты: Чаллы дәүләт педагогия университеты, В. Г. Тимирясов ис. Казан инновацион университетының Яр Чаллы филиалы, Чаллы технология техникумы, сәүдә-технология көллияте, Чаллы педагогия көллияте, Л. Б. Васильев ис. Кама дәүләт автомеханика техникумы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Яр Чаллы медицина көллияте, Яр Чаллы политехник көллият.

15 ноябрьдә «Энергетик» мәдәният сараенда җиңүчеләр бүләкләнде. Дипломнарны Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев һәм Татарстан Республикасының Чаллы шәһәре Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшит Ильясов тапшырды.

Чәршәмбе, 16 ноябрь 2022, 10:47