Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын сынау үзәгендә 6 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге спорт мәктәпләренең яшь спортчылары өчен «ГТО белән сәламәтлек көне» узды. Чараны югары категорияле спорт судьясы Алексей Николаев ачты. Катнашучылар 8шәр норматив үтәделәр: 30 метрга йөгерү, катнаш хәрәкәт 1000 метрга йөгерү, 1000 һәм 1500 метрга йөгерү, идәннән күтәрелү, урыннан сикерү, бөгелү, туп ыргыту һ.б. Чарада барлыгы 40 спортчы катнашты. Барлык нәтиҗәләр дә теркәлде һәм беркетмәгә кертелде, катнашучылар 2023 елның беренче яртыеллыгында лаеклы билгеләр алачак.

Чәршәмбе, 16 ноябрь 2022, 10:56