19 ноябрьдә 12:00 сәгатьтә «Шатлык» яшьләр үзәгендә «Йөрәкләр бердәмлеге» республика фестивале узачак. Катнашучылар өчен шәһәрнең иҗат коллективлары һәм тәрбиягә бала алган гаиләләр чыгыш ясаячак. Гаилә коруга ярдәм итү үзәге үз эшчәнлеген тәкъдим итә. Шулай ук консультация мәйданчыклары да эшләячәк, анда белгечләр сорауларга җавап бирә алачак. 24 ноябрьдә Бөтенроссия хокукый ярдәм көне кысаларында Яр Чаллыда тәрбиягә бала алган гаиләләр һәм ятим балалар арасыннан чыгарылыш укучылары өчен дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре белән очрашу узачак. Очрашу 16:00 сәгатьтә 58/08 (Әхмәтшин ур., 107/28) адресы буенча балаларга гаилә коруда ярдәм итү үзәгендә узачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 17 ноябрь 2022, 09:59