Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ел саен 3 декабрьдә Бөтендөнья физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көне билгеләп үтелә. Аның максаты-социаль тормышның барлык өлкәләрендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хокукларын яклау һәм арттыру.

Ел саен Волонтерлык үзәге Яр Чаллыда «Янәшә булу бик җиңел» акциясенә старт бирә. Акциядә катнашучылар физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, аларның гаиләләренә һәртөрле ярдәм күрсәтәләр. Төрлечә ярдәм күздә тотыла, мәсәлән, продукталар китерергә яки даруханәдән кирәкле дарулар алып кертергә. Шулай ук сөйләшергә һәм кайгыртучанлык күрсәтергә, бергә саф һавада йөрергә, картлар һәм инвалидлар йортына барып хәл белергә яки «Кояшкай» тернәкләндерү үзәгенә концерт программалары белән барырга мөмкин. Постлар волонтерлык үзәгенә #ДоброволецЧелнов #ДобрыеЧелны хэштэглары белән кабул ителә. Эшләрне 10 декабрьгә кадәр эл. почтага җибәрергә: crd_chelny@mail.ru.

"Янәшә булу бик җиңел " акциясе 28 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелә. 10 декабрьдә нәтиҗәләр ясалачак. Акциядә катнашучыларның барысы да катнашучы сертификаты алачак.

Пәнҗешәмбе, 17 ноябрь 2022, 14:30