Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Безнең шәһәр территориясендә кышкы чорда 24 хоккей корты һәм мәгариф учреждениеләре территориясендә 38 шугалак эшләячәк. Шулай ук шәһәрнең Азатлык мәйданы, Яр буе мәйданы, ипподром һәм "Медео" шугалагы кебек иҗтимагый киңлекләрендә дүрт зур массакүләм шугалак булачак. Бу атнада «Яшүсмер» үзәге хезмәткәрләре 11 хоккей тартмасында шугалак ясау эшләренә кереште, аларда теләге булган балалар һәм яшүсмерләр өчен хоккей буенча бушлай тренировкалар оештырылачак. 11 хоккей кортында әзерлек инвентарьлары түләүсез бирелә, бу хоккей уйнарга теләге булган балаларны күбрәк җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта тимераякларны ревизияләү һәм тартмаларны косметик ремонтлау буенча чаралар бара. Кортларны өслекләренә һәм температура режимына карап, 1 декабрьгә кадәр рәткә китереп бетерергә тиешләр.

Быел ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән "Яшүсмер" үзәге хоккей формасы алу өчен 1 млн 990 мең сумлык грант отты. Форма тантаналы рәвештә декабрь ахырында кышкы спорт сезонын ачканда ишегалды хоккей командаларына тапшырылачак. Сезон ачылышында ишегалды командалары арасында алкалы хоккей буенча турнирлар башланачак. Сезон, «Чайка» хоккей тартмасында «Ак аю»призына хоккей буенча 23нче турнир белән ачыла. Ачылу 23 декабрьдә планлаштырылган. 4 гыйнварда яшь хоккейчыларның "Алтын шайба" Бөтенроссия ярышларының шәһәр этабы старт ала. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң ук җиңүче команда ярышларның республика этабында катнашачак.

"Ел саен без шәһәр халкын тарафыннан суны аларның исәбенә тотабыз дигән мөрәҗәгатьләргә юлыгабыз. Бу бөтенләй дөрес түгел. Бездә «Челныводоканал» белән салкын су бирү һәм идарәче компанияләр белән кайнар су бирү турында килешүләр төзелде. Су куллану счетчиклары урнаштырылган, ай саен күрсәткечләр шәһәр бюджеты хисабына тапшырыла һәм түләнелә», – диде яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Ләйсән Видинеева. Киләсе кышкы спорт сезонында ишегалды командалары арасында хоккей буенча уннан артык турнир уздыру планлаштырыла. Аларның иң эреләре - «Алтын шайба» яшь хоккейчыларның Бөтенроссия ярышлары шәһәр этабы һәм яшьләр эшләре буенча идарә Кубогына турнир. Хоккей кортлары һәм шугалак адреслары белән тулырак мәгълүматны «Вконтакте» төркемендә «Яшүсмер» яшьләр клублары үзәге төркемендә табарга мөмкин. Шулай ук баланы кышкы чорда бушлай тренировкаларга яздырырга мөмкин. Моның өчен 52-78-64 телефоны буенча яшүсмерләр үзәгенә һәм сайтка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Узган ел секцияләрдә 850дән артык бала шөгыльләнгән.

Җомга, 18 ноябрь 2022, 10:46