Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы шәһәренең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча баш дәүләт инспекторы Радий Кадиков массакүләм мәгълүмат чаралары өчен традицион матбугат конференциясе барышында юллардагы вәзгыять турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, 2022 елда 394 юл – транспорт һәлакәте теркәлгән, шул ук вакытта юлларда һәлакәтләр саны – 6%ка, исерек шоферлар катнашында-7,7%ка, балалар катнашында 7,4% ка кимегән. Бу ел дәвамында автобус йөртүчеләргә пассажирлар йөртү кагыйдәләрен бозган өчен 3 меңнән артык административ беркетмә төзелде, 60ка якын вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылган. Радий Кадиков билгеләп үткәнчә, быел автобус йөртүчеләр ягыннан резонанслы һәлакәтләр теркәлмәгән, машина йөртүчеләр тәртипкә өйрәнеп килә. Шулай ук ул ассызыклаганча, автокалада машина йөртүчеләр өчен барлык шартлар да тудырылган: даими рәвештә юллар ремонтлана, яңалары төзелә.

Дәүләт инспекторы пассажирларны куркынычсыз йөртүне тәэмин итү темасына аерым тукталды. «Трамвай-транспортның иң куркынычсыз төре, – дип уңай шәрехләде ул яңа «Мәләкәс аръягы» трамвай тармагын төзү карарын һәм зур автобусларның санын арттыру турындагы карарның дөреслеген билгеләп үтте. Чаллы юллардындагы хәлне яхшырту өчен шәһәр администрациясе, ЮХИДИ белән берлектә хокук бозуларны оператив рәвештә теркәгән видеокамералар урнаштырыла. "Без моннан зур уңай нәтиҗә күрәбез", – диде Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.

Җомга, 18 ноябрь 2022, 11:05