Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда шәһәр маршрутларында автобусларның хәрәкәтен күзәтү өчен ГЛОНАСС системасы, җәмәгать транспортын йөртүчеләрне контрольдә тоту өчен салон эчендә видеокамера урнаштырылган. «Пассажирские перевозки» генераль директоры Николай Тятюшкин бүген пресс-конференция барышында транспорт йөртүчеләр белән зур эш алып барылуы турында сөйләде. Чаллылылардан транспорт йөртүчеләргә карата үз-үзләрен тотышына яки йөртү тәртибенә шикаятьләр килгән очракта, чаралар күрелә. Хәбәрне тикшерү кыен түгел: дәүләт автобус номеры, хәрәкәт вакыты билгеле булса, барысын да видеокамералар аша тикшереп була.

"Әгәр йөртүче үзен дорфа тотса, эштән куыла", - дип билгеләп үтте предприятие директоры. Транспортта йөргәнгә түләү мәсьәләсе уңаеннан Николай Тятюшкин аңлатып китте. Автобуста барган өчен түләү, транспорт йөртүченең картасына җибәрелә икән, бу бик зур хокук бозу санала. Монда инде йөртүче дә, пассажир үзе дә җавап тотачак. "Әгәр терминал эшләмәсә, түләмичә чыгыгыз!"- дип шәрехләде ул. Шулай ук спикер пассажирларга уңайлы булсын өчен QR-кодлар кертелүен аңлатты: "Бу тиз башкарыла торган эш түгел: аларны «социаль карта» билгели. Һәр транспортка үз коды беркетелгән".

Хәзер кодлар алты маршрутта гына урнаштырылган, әмма киләчәктә алар күбрәк булачак.

Җомга, 18 ноябрь 2022, 11:20