Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Җиңү паркында каршылыкларның спорт-туристлык полосасы буенча традицион ярышлар узды. Алар Бөтенроссия хәрби хезмәткә чакырылучылар көне һәм «Яшьләр сәламәт яшәү рәвеше өчен» шәһәр акциясе кысаларында үткәрелде. Спорт чарасында Чаллыдан 145 кеше катнашты. Районның 12 мәктәбе командалары (19 нчы, 23, 28, 32, 34, 40, 42, 43, 48, 49, 52, 77 нче мәктәпләр ) «8нче Дельфин» балалар физкультура-сәламәтләндерү үзәге тренерлары әзерләгән каршылыкларны җиңеп, үзләренең ныклыгын, җитезлеген һәм тизлеген күрсәттеләр.

Укучылар вакытка төрле этапларда көч сынаштылар. Ярышлар нәтиҗәләре буенча беренче урынны 23 нче мәктәп командасы, икенче урынны 43 нче мәктәп, 3 нче урынны 28 нче мәктәп алды. 1-3 нче урыннарны яулаган командаларга боз сараенда шугалакка бушлай йөрү өчен билетлар тапшырылды. Барлык катнашучылар Автозавод районы администрациясе грамоталары белән бүләкләнделәр.

Җомга, 18 ноябрь 2022, 15:13