Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Мәрнүсә Габдрахман кызы Әглетдинова юбилее уңаеннан котлаулар алды. Ветеранны Үзәк районы администрациясе һәм микрорайон территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе котлады.

Мәрнүсә Габдрахман кызы Баланны авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында ул туган колхозында эшли. 1950 елда Алабуга шәһәрендә югары белем алырга китә. 1954 елда Азнакай районының Уразай авылына күчеп килә, анда мәктәптә укытучы булып эшли. Кияүгә чыга һәм Омск өлкәсенең Уленкул авылына күченә, анда пионер вожатый булып хезмәт куя. Бер елдан гаиләсе белән Мөслим районының Уразмәт авылына күчеп килә, анда мәктәптә укытучы булып эшли. 1972 елда гаиләсе белән Мөслим районының Татар Бүләре авылына күченә, анда да укытучы һөнәрен дәвам итә. 1980 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә, пенсиягә чыкканчы 24 нче мәктәптә укытучы булып эшли.

Мәрнүсә Габдрахман кызы 3 бала үстергән, 4 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Җомга, 18 ноябрь 2022, 15:38