Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Балалар бакчасында каравылчы булып эшләүче чаллылы егете Илдар Гайсин үз ялын ДНРда яшәүче кешеләргә ярдәм итүгә багышлады. Ул җимерелгән ихаталарны торгызырга булышкан. 20 көн эчендә ул 20дән артык йортны ремонтлаган. Аның белән танышырга "Электроник" балалар бакчасына шәһәр мэры Наил Мәһдиев килде. Илдар Гайсин-профессиональ балта остасы һәм төзүче, кичләрен балалар бакчасында каравылчы булып эшли. Мэр аңа кораллар җыелмасы тапшырды. Махсус хәрби операция игълан ителгәч Илдар Гайсин кешеләргә ярдәм итәргә тиешлеген аңлаган. Башта үз теләге белән китәргә теләк белдергән, ләкин яшь буенча чикләүләр нәтиҗәсендә аны алмаганнар. Озак уйлап тормыйча, ялга чыгу белән шәһәрдәшебез шәхси машинасында юлга кузгалган. Анда 20 көн булган, калган көннәре юлда узган.

«Миңа башта гыйбадәтханәне торгызу эшләрен тәкъдим иттеләр, әмма мин өлкәннәргә ярдәм итәргә килдем дип әйттем. Бу кешеләрнең күпчелеге диярлек ялгыз, беркемнәре юк, алар кайгыртуга мохтаҗ. Бер очрак булды: бер әби янына бардым, караклар аның бөтен йозакларын ватып бетергән. Ул: «Мин Россиянең безгә ярдәмгә килүенә ышандым», - дип әйтте. Мин аның йортын рәткә китерү өчен көне буе эшләдем, ул сораган бар нәрсә эшләнде, аннары әби капкага кадәр озата барды. Һәр йортта шундый ук караш булды. Кешеләр рәхмәт белдерделәр, акча бирергә теләделәр, әмма мин барысын да бушлай эшләдем, – дип уртаклашты Чаллы егете. – Мин үз хисабыма бардым, барысын да гуманитар ярдәм итеп эшләдем һәм алардан бернәрсә дә сорамадым. Андагы кешеләр бик авыр шартларда яшиләр». Мэр Илдар Гайсинны: "Ул чын кеше, күпмилләтле Татарстаныбызның иң яхшы улы, - дип билгеләп үтте. Аннан үрнәк алырга кирәк. Без Чаллыда бәлагә битараф булмаган, матур сүзләр сөйләп кенә түгел, ә чын эшләр белән җавап биргән кешеләр булуына горурланабыз". Наил Мәһдиев белән Илдар Гайсинның әңгәмәсе бер сәгать дәвам итте.
Сишәмбе, 22 ноябрь 2022, 15:29