Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ана капиталын алган ата-аналар үз балаларына торакка милек хокукын рәсмиләштерәләр. Ата-аналар балаларга фатирда өлеш бүлеп биргәч, балалар да олылар кебек фатир милекчеләре санала. Ата-аналар да сорау туарга мөмкин: әгәр бала фатир хуҗасы булса, аңа салым исәпләнәме һәм аны кем түләргә тиеш. Россия законнары буенча торак милекчеләре гражданнар физик затлар мөлкәтенә салым түлиләр. Россия Федерациясе Салым кодексының 400 маддәсе нигезендә физик затлар мөлкәтенә салым түләүчеләр булып, күрсәтелгән затларның яшенә карамастан, мөлкәткә милек хокукы булган затлар таныла. Ата-аналар һәм тәрбиячеләр-балаларның законлы вәкилләре, шул исәптән салым органнары алдында. Шулай итеп, балигъ булмаган балалар өчен мөлкәткә салым түләү бурычын ата-аналары законлы вәкилләр буларак башкара.

Бүген ата-ананың шәхси кабинетында балалар өчен салым түләү мөмкинлеге барлыкка килде. "Салымнар" бүлегендә ата-ананың шәхси кабинетында "Профиль" бүлегендә "Семейный доступ" вкладкасында

балигъ булмаган балалар гына керә торган исемлек барлыкка килде. Бу исемлектә кулланучыларны күчереп, салым түләргә мөмкин. Шул ук вакытта, әлеге функционалдан файдалану өчен балага да, аның ата-анасына да шәхси кабинеттан файдаланучылар булырга кирәк.

Баланы сервиска тоташтыру өчен теләсә кайсы салым органына паспорт яки законлы вәкил вәкаләтләрен раслаучы документ һәм баланың туу турындагы таныклыгы белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шәхси кабинетка керү процедурасы берничә минут вакытны ала. Салым органы хезмәткәре тарафыннан теркәлү картасы бирелә, анда логин һәм яшерен пароль күрсәтелгән мәгълүмат булачак.

Җомга, 18 ноябрь 2022, 16:21